Русия гимны Италиядә кышкы Паралимпиада-2026да яңгырады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Тау чаңгычысы Варвара Ворончихина супергигантта (Супергигант (супергигант слаломы) – тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча ярышлар төре – Авт.) алтын отты. Медаль тапшырылганнан соң спортчы хөрмәтенә Русия гимны яңгырады. Ул Русия җыелмасына Италиядәге Уеннарда беренче алтын медаль китерде. Русия гимны Паралимпиадада 2014 елдан бирле беренче тапкыр яңгырады.
Халыкара паралимпия комитеты Русия атлетларына Уеннарда милли әләм һәм дәүләт символикасы формасында чыгыш ясарга рөхсәт итте, ә алтын яулаганда алар хөрмәтенә ил гимны башкарылачак.
Моңа кадәр 2025 елның сентябрендә Халыкара паралимпия комитеты Русия Паралимпия комитетының хокукларын тулысынча торгызды, бу Русия җыелмасының 2014 елдан бирле беренче тапкыр Паралимпиадага флаг һәм гимн белән тулы канлы кайтуына юл ачты. Кышкы Паралимпия уеннары 2026 елның 6-15 мартында Миланда һәм Кортина д'Ампетцода узачак.
Чыганак: lenta.ru