Чаңгы эзенә беренчеләрдән булып биатлончылар чыкты: бу спорт төрендә ярышлар 16-19 февраль көннәрендә узды һәм анда илнең 17 югары уку йортыннан 70 катнашучы көч сынашты.
Башкортстан данын ике Уфа югары уку йорты студентлары яклады – Акмулла исемендәге БДПУ һәм УДНТУ. Педуниверситет вәкилләре аеруча тырышлык күрсәтте: Данила Матерков ир-атлар спринтында (10 км) “бронза” яулады, ә Анастасия Айгилдина кызлар арасында шундый ук дисциплинада (7,5 км) “көмеш” алды.
Биатлон буенча гомумкоманда зачетында лидерлар өчлеге түбәндәгечә: “алтын”ны Алтай дәүләт педагогика университеты алды, “көмеш”не – Смоленск Дәүләт спорт университеты һәм “бронза”ны Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты алды.
Универсиада дәвам итә. 7 марттан Уфа Спорт сараенда керлинг буенча ярышлар башлана. Чаңгычылар 9 мартта “Биатлон” спорт-сәламтәләндерү копмлексы трассасына чыгачак, анда 10 комплект бүләк уйнатылачак. Барлыгы 254 катнашучы игълан ителгән. 9-13 март көннәрендә Глумилино авылында спорт юнәлешендә иң көчлеләр билгеләнәчәк. Программаны Уфада 26-30 мартта чыгыш ясаячак шорт-трекчылар төгәлләячәк.