Барлык яңалыклар
Спорт
15 декабрь 2025, 15:52

“Иң яхшы спортчы җитәкче" номинациясендә лауреат исемен яулады

Чакмагыш район хакимияте башлыгы  “Иң яхшы спортчы  җитәкчесе" номинациясендә лауреат исемен яулады!

“Иң яхшы спортчы җитәкче" номинациясендә лауреат исемен яулады
“Иң яхшы спортчы җитәкче" номинациясендә лауреат исемен яулады

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев “Иң яхшы спортчы җитәкче"номинациясендә лауреат исемен яулап,  "Җиңү Никасы" республика бүләгенә лаек булды!

Шушы көннәрдә  БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайда физкультура-спорт чараларын нәтиҗәле оештырган һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган өчен спорт идарәчеләрен бүләкләү һәм Рәхмәт хатлары тапшыру булды.

Район җитәкчесе Реканс Фәнил улы Ямалеев бигрәк тә хоккей, волейбол, җиңел атлетика, велоспортны үз итә. Ул бу мактаулы исемгә инде икенче тапкыр лаек инде. Аны котлыйбыз, киләчәктә дә яңа уңышлар телибез, районда спорты  алдагы елларда да чәчәк атсын һәм үсеш алсын!  

“Иң яхшы спортчы җитәкче" номинациясендә лауреат исемен яулады
“Иң яхшы спортчы җитәкче" номинациясендә лауреат исемен яулады
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас