Башкортстан боксчылары Уфада хатын-кызлар арасында бокс буенча Русия чемпионатының ярымфиналына чыкты. БР спорт министрлыгында хәбәр итүләренчә, бүген Уфа көрәш сараенда турнирның беренче медаль яулаучылары билгеләнәчәк.
Алтынчы ярыш көнендә Юлия Чумгалакова Ульяновск өлкәсеннән Алена Артемовага каршы көрәшәчәк. Безнең Милена Борисова Алтай өлкәсе вәкиле Анна Аэдма белән очрашачак.
Кичке программада Азалия Әминева Краснодар өлкәсеннән Анастасия Мамай белән көч сынашачак.
Исегезгә төшерәбез, 29 ноябрьдә Уфа көрәш сараенда хатын-кызлар арасында бокс буенча Русия чемпионаты старт алды. Ярышларда 180 спортчы катнаша, шуларның 8е Башкортстаннан.
Чыганак: Башинформ