Барлык яңалыклар
Спорт
30 ноябрь 2025, 19:54

“Массакүләм һәм югары казанышлар спорты гармониясе”

Алсу Миназова Башкортстан турында шулай дигән.

Алсу Миназованың шәхси архивыннан.
Фото: Алсу Миназованың шәхси архивыннан.

Шушы көннәрдә Башкортстан 2025 елгы милли спорт премиясенең “Русия төбәге: РФнең иң яхшы субъекты” номинациясендә җиңүче булды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу уртак җиңүгә катнашлыгы булган һәркемгә, шулай ук Русия Хөкүмәте һәм Спорт министрлыгыннан федераль коллегаларына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

- Бу бүләк – алга баруны дәвам итү өчен яхшы стимул. Профессиональ һәм һәвәскәр спорт белән шөгыльләнү өчен инфраструктураны үстерергә, паралимпиячеләргә һәм адаптив спортка игътибар бирергә, балаларыбыз өчен иң яхшы шартлар тудырырга, – дип белдерде республика җитәкчесе.

Башкортстанда 141 спорт төре, шул исәптән 31 төп спорт төре үсеш ала. 119 аккредитация узган төбәк спорт федерациясе эшли.

2024 елда Башкортстан спортчылары төрле дәрәҗәдәге 3000нән артык медаль яулады. 174 спортчыга – “Русиянең спорт мастеры”, 13 спортчыга “Русиянең халыкара класслы спорт мастеры” исеме бирелде.

2025 елда 410 Башкортстан спортчысы Русия җыелма командалары составына кертелде. 9 айда алар ике меңнән артык медаль яуладылар. 9 ай эчендә 76 спортчы “Русиянең спорт мастеры”, 9 спортчы “Русиянең халыкара класслы спорт мастеры”, 3 спортчы “Русиянең атказанган спорт мастеры” исемен алды.

Адаптив физик культура һәм спорт белән даими рәвештә 47 меңгә якын кеше шөгыльләнә. БРның адаптив спорт үзәге уңышлы эшли, аның 6 зона бүлеге бар. Махсус хәрби операциядә катнашучыларны, шулай ук аларның гаиләләрен социаль адаптацияләү өчен “Батырлык” проекты эшләтеп җибәрелгән. Спорт ярышларында катнашу өчен СВО ветераннарыннан һәм хәрби хезмәткәрләрдән спорт командасы төзелде, анда катнашучылар даими рәвештә Бөтенрусия ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар булалар.

Рөсия слаломчысы, дөнья чемпионаты призеры, Токиодагы Җәйге Олимпия уеннарында катнашучы Алсу Миназова журналистларга биргән әңгәмәсендә Башкортстан әлеге бүләкне лаеклы рәвештә алды, дип белдерә:

- Чагыштырырлыгым бар: Мин күп еллар буена бөтен ил буенча ярышларда катнашам. Шулай ук мин республикабызның төрле почмакларында да булам. Мин Башкортстанда күргән иң мөһим һәм кадерле әйбер – массакүләм спорт һәм югары казанышлар спорты гармониясе. Заманча ареналар, бассейннар, стадионнар, ишкәкле слалом өчен каналлар, физкультура-сәламәтлендерү комплекслары төзелгәндә, теләсә кайсы районнан балалар яхшы шартларда тренировкаларга йөри алганда, адаптив спорт хупланганда – нәкъ менә шул вакытта тулы кыйммәтле спорт резервы барлыкка килә һәм чемпионнар туа башлый. Һәм, әлбәттә, хәлиткеч рольне төбәк җитәкчелеренең кызыксынуы уйный. Республика Башлыгы шәхсән спорт тормышына чумганда, спортка ярдәм итү — формальлек түгел, ә реаль өстенлек булганда. Моның өчен аңа зур рәхмәт! Башка төбәкләрдән спортчылар белән аралашып, аларны тыңлап, чагыштырып, горурланып, мин Русиянең иң яхшы төбәгендә яшим, дип әйтә алам!

Чыганак: "Молодежная газета"

Читайте нас