Уфаның 96 нчы лицеенда укучы Злата Мыльникова Таиланд башкаласында узган джиу-джитсу буенча дөнья чемпионатында бронза медаль яулады.
Бу хакта шәһәрнең Совет районы башлыгы Айдар Базгудинов сөйләде. Яшь спортчы Русия җыелма командасы составында чыгыш ясады.
"Без Аның казанышы белән горурланабыз һәм чын күңелдән яңа җиңүләр, яңа спорт казанышлары һәм сайланган спорт төрендә алга таба үсеш телибез. Аның үрнәге балаларыбызны яңа казанышларга рухландырсын һәм үз көчебезгә ышанычны ныгытсын!"- дип ассызыклады Базгудинов.
Фото:Айдар Базгудинов / соцсети