Бүген Чакмагышта 2011-2016 елларда туган уенчылар арасында билбау көрәше буенча ачык турнир узды.
МХОда катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм елына багышланган ярышлар патриотизм рухы белән сугарылды.
Турнирны ачу тантанасында МХО хәрбиләре һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары катнашты.
Республиканың алты районыннан һәм шәһәреннән 120дән артык яшь көрәшче үзләренең осталыкларын, көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәтергә килде.
Ярышлар көне буе дәвам итте. Нәтиҗәдә, Чакмагыш районы көрәшчеләре лаеклы беренче урынны яулады.
Автор фотолары