Русия җыелма командасы составында Башкортстан Башлыгы каршындагы дәүләт хезмәте академиясенең икенче курс студенты Рахман Сәфиуллин чыгыш ясады.
Рахманга алтын медалҗгә аңа чак кына җитми калды. Финалда ул Корея спортчысына оттырды. Икенче урын алу нәтиҗәсендә уфалы халыкара класслы спорт мастеры исемен яулады.
Студент берничә тапкыр республика ярышларында җиңгән, Русия һәм Евразия чемпионы булган, Мәскәү мэры Кубогына бөтенрусия турнирында җиңгән, дип хәбәр итә республиканың фән һәм югары белем бирү буенча Дәүләт комитеты.