Барлык яңалыклар
Спорт
27 октябрь 2025, 14:41

Башкортстан бадминтончылары Русия чемпионатында алтын медаль яулады

Алинә Дәүләтова һәм Родион Алимов катнаш парлы разрядта бадминтон буенча алтынчы мәртәбә Русия чемпионы булдылар

Башкортстан бадминтончылары Русия чемпионатында алтын медаль яулады
Башкортстан бадминтончылары Русия чемпионатында алтын медаль яулады

Финалда Башкортстан бадминтончылары Мәскәүдән Александр Зинченко белән Виктория воробьеваны җиңде. Бу хакта республика Хөкүмәте вице-премьеры — спорт министры Руслан Хәбибов хәбәр итте.

Шулай ук Алинә Дәүләтова һәм Родион Алимов ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында парлы разрядларда алтын медальләр яуладылар. Алар Мәскәү спортчылары Анастасия Акчурина һәм Максим Оглоблин белән бергә чыгыш ясадылар.

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас