Барлык яңалыклар
Спорт
24 октябрь 2025, 09:15

Русия спортчысы Ангелина Мельникова - спорт гимнастикасы буенча абсолют чемпион

Русия спортчысы Ангелина Мельникова Индонезиядә узган спорт гимнастикасы буенча ярышларда абсолют дөнья чемпионы булды.

Русия спортчысы Ангелина Мельникова - спорт гимнастикасы буенча абсолют чемпион
Русия спортчысы Ангелина Мельникова - спорт гимнастикасы буенча абсолют чемпион

Мельникова 55,066 балл җыйган. Бу 2021 елдан спорт гимнастикасы буенча дөнья чемпионатларында РФ өчен беренче медаль.

Икенче урынны 54,966 балл җыйган америкалы Лиэнн Вонг алган, ә өчлекне кытайлы Чжан Цинъин 54,633 балл белән йомгаклаган. Тагын бер русияле, Людмила Рощина, 11 нче урынга чыккан.

Али Мельниковага 25 яшь,  аның өчен бу җиңү дөнья чемпионатларында шәхси ярышларда икенче алтын медаль. Моңа кадәр ул 2021 елда дөнья беренчелегендә җиңгән булган. Шулай ук аның исәбендә дөнья чемпионатының өч көмеш һәм өч бронза медале бар. Ә Токиодагы Олимпиадада ул Русия җыелма командасы составында күп төрле ярышларда чемпион исемен яулаган иде. 

Фото: видеодан скриншот

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас