Соңгы вакытта нинди генә социаль челтәрне ачма, элекке заманнарны сагынган, авыллар бетүгә әрнегән, ностальгияле видеолар, постлар күп очрый. Моның белән берникадәр килешмичә дә булмый, күп кечкенә торак пунктлар җир йөзеннән гомумән юкка чыкты, элек зур дип саналган авыллар да кечерәйде, анда калучы яшьләр аз, сәбәбе дә аңлашыла: еш кына эш юк, якты киләчәгебез булган балалар үсеше өчен шартлар шәһәрнекеннән калыша. Әмма авыллар кирәк! Мәсәлән, безнең республикада гына 1,5 млн авыл халкы исәпләнә. Алар төбәгебез үсешендә зур роль уйный, Башкортстанның мөһим икътисади терәге булып тора.
“Республикада кешеләргә яшәргә уңайлы булуы мөһим, шул исәптән авылларда да. Шуңа без планга ярашлы спорт объектлары, мәдәният йортлары төзибез, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерәбез – сез лаеклы эшли, тулы канлы тормыш алып бара, гаиләләр кора һәм балалар үстерә алсын өчен”, – дигән иде Радий Хәбиров “Патриот” паркында Уфаның 10 сыйныф укучылары һәм Урал аръягы һөнәри көллиятләренең беренче курс студентлары алдында чыгыш ясаганда.
Бу уңайдан авыл территорияләрендә яшәүче һәм эшләүче педагогик, медицина, фармацев-тика өлкәсе хезмәткәрләре, мәдәният һәм сәнгать өлкәсе белгечләре, социаль хезмәт-кәрләр, шулай ук физик культура һәм спорт өлкәсе хезмәткәрләре өчен ярдәм чаралары каралган. Башкортстанда “Земство докторы”, “Земство укытучысы”, “Земство мәдәният хезмәткәре”, “Авыл тренеры” дигән федераль һәм республика программалары уңышлы эшләп килә. Әлеге программалар авыл белгечләренә ярдәм күрсәтүнең мөһим механизмнары булып тора.
Шулай итеп, 2019 елда Республика Башлыгы указына ярашлы булдырылган “Авыл тренеры” проекты буенча 2020 елда тәүге белгечләр түләүләр ала да башлый.
Программа старт алганда түләүләр 600 мең сум тәшкил итсә, бүген бу сумма 1 миллион сумга тигез.
Түләүләрне торак, җир участогы, машина сатып алуга, торак төзелешенә, шулай ук ипотеканы каплауга һәм укуга түләр өчен кулланырга мөмкин. Былтырдан тагын бер пункт өстәлгән: хәзер бу акчага торак буенча ипотеканы да капларга була. Биш ел эчендә 209 авыл тренерына 167,8 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән.
2025 елга конкурс сайлавы үткән муниципалитетлар саны 34кә кадәр арткан, шулар арасында Борай, Дуван, Зилаер, Илеш, Миякә һәм Салават районнары тренерлары тәүге тапкыр катнашып, түләүләр алачак.
Программа ярдәмендә республика авыл территорияләренең кадрлар мәсьәләсе хәл ителеп кенә калмый, параллель рәвештә балалар-үсмерләр спорты да алга китә. “Авыл тренеры” программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә 3500дән артык бала даими рәвештә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлегенә ия булды. Ә бу, үз чиратында, аларның физик үсешенә йогынты ясый, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга ярдәм итә.
Дүртөйле районында “Авыл тренеры” программасында катнашу бәхетенә ия Рөстәм Иргалиев турында язмакчымын. Кечкенәдән велосипед спортына гашыйк Рөстәм Роберт улы Чакмагыш районы Кашак авылында туган, 10 яшеннән соң Башкорт-станның җыелмасына, “Агыйдел” велосипед спорты буенча олимпия әзерлеге үзәгенә китә. Ел саен Кырым, Сочи, Италия, Германия, Мәскәүгә сборларга барган. Рөстәм Роберт улы – велосипед спорты буенча Русия чемпионы, юниорлар буенча спорт мастеры нормативларын үтәгән.
“Программада катнашып алган сертификатны яңа машина сатып алуга тотындым, мондый мөмкинлек булуына бик шатмын”, – ди Рөстәм Иргалиев.
Язмам герое сөйләвенчә, аның төркемендә 8дән алып 17 яшькә кадәр 40тан артык үсмер. Аеруча өметле тәрбияләнүчеләрен ул 14-16 яшьтән БР җыелма командасына Уфага озата.
“Малайлар күбрәк йөри инде, әмма кызлар да бар, алар малайлардан һич калышмый. Әмма аларның барысы да кыю, көчле, түзем һәм иң мөһиме – чыдам. Тренировкалар Дүртөйленең “Олимпиец” спорт мәктәбе стадионында уза. Һәр ялларда узышларга килеп, нәтиҗәләр күрсәтергә тырышабыз. Балалар бик канәгать, үзләре теләп, төрле ярышларга җибәрүләрен сорыйлар. Алар белән бергә ата-аналар да сөенә, кайчагында балалары өчен җан атарга, велосипед спорты турында кызыксынып, күбрәк белер өчен тренировкаларга киләләр”.
Рөстәм Роберт улыннан велосипед спорты файдасы турында сорашам.
– Велосипед спортының файдасы күп. Ул чыдамлыкны тәрбияли, мускулларны ныгыта, сулыш алу системасын үстерә, даими велосипед спорты белән шөгыльләнгәннәрнең энергиясе ташып тора. Аннары велоспорт ул әле карьера да. Бала никадәр күбрәк тренировкаларга йөрсә, шулай ук ул киләчәктә көчле командаларга сайланып алына ала, контрактларга кул куеп, әйбәт акча эшли ала.
Безнең балачакта авылда еш кына спорт җиһазлары җитешми иде, хәзер исә бар да башкача. Рөстәм Иргалиев сөйләвенчә, тәрбияләнүчеләрне велосипедлар белән тәэмин итәләр, ватылган запас частьларны сатып алуга акча бүләләр. Трассада йөрер өчен спорт шоссе велосипедлары кирәк булса, юлсыз урыннарда тау велосипедларында йөриләр икән.
“Велосипед спортының мөһим өстенлеге – тренировкалар һәрчак саф һавада уза. Яздан башлап беренче карга кадәр балалар велосипедларда шөгыльләнә, һава торышы нинди булуына карамастан, гел генә трассага чыгарга тырышабыз. Әгәр инде тышта бик суык булса яисә койма яңгырлар явып торса, без залда тренажерларда шөгыльләнәбез. Кыш алдыннан йөгерә башлыйбыз, кар яту белән чаңгыга басабыз, ярышларда катнашабыз, бу спорт төрендә дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә омтылабыз. Велосипед спорты турында күп сөйләргә була – гомумән алганда саф һавадагы ритмлы хәрәкәтләр стресс дәрәҗәсен киметә, мускуллардагы киеренкелектән котылырга ярдәм итә, тын алу системасы эшен яхшырта”, – ди бу эшенә мөкиббән киткән һәм балаларда да велосипед спортына мәхәббәт тәрбияләгән Рөстәм Иргалиев.
Дүртөйле районы хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура, спорт һәм туризмны үстерү бүлеге начальнигы Данил Заһир улы Дәүләтов белән былтыр әңгәмәләшкән идем. Быел да хәлләрен сораштым.
“Олимпиец” спорт мәктәбенә Дүртөйле шәһәрендә яшәүчеләр генә түгел, якын-тирә авыллардан да киләләр. Мәктәптә йөзү, волейбол, самбо, аэробика, өстәл теннисы, мини-футбол, дзюдо, тренажерлар залы бар. 2026 елга спорт мәктәбенә ремонт эшләрен планлаштырабыз. Әле бу эш документлар җыю стадиясендә. Аннары былтыр Дүртөйледә боз сарае төзелеше башланды. Эшләр тулы куәтенә бара. Аллаһ боерса, аның төзелеше 2027 елда тәмамланырга тиеш”.