Барлык яңалыклар
Спорт
24 апрель 2025, 13:23

“Салават Юлаев” сынатмады!

Юлаевчылар 2019 елдан бирле беренче тапкыр Гагарин кубогының ярымфиналына чыкты. 

https://vk.com/hcsalavat
https://vk.com/hcsalavat

Бу атнада Башкортстан спорт бәйрәменә лаек: “Салават Юлаев” хоккей командасы “Спартак”ны җиңде һәм Гагарин кубогы ярымфиналына чыкты.

Җиденче матч Уфада үтте. Уен 3:2 исәбе белән тәмамланды, һәм хәлиткеч шайбаны, матч ахырына кадәр өч минут кала, Уфа сакчысы Алексей Василевский кертте. Нәтиҗәдә юлаевчылар 2019 елдан бирле беренче тапкыр Гагарин кубогының ярымфиналына чыга алды.

 “Салават Юлаев” командасының баш тренеры Виктор Козлов КХЛ плей-оффының чирек финалында җиңүгә карата үз фикере белән бүлеште.

– Уфада һәм Башкортстанда кешеләрне берләштерүче хоккей дәвам итүенә шатмын. Яшермим: мин бик куанычлы хисләр кичерәм. Без команда белән шундый юл үттек: беренче раундта ике тапкыр төшеп калдык, әмма егетләр үсте, бозда ныклы уйнады. Мин аларның күзләрен эскәмиядә күрдем, егетләр берләште, – диде Виктор Козлов.

Гагарин кубогы ярымфиналында “Салават Юлаев” командасы Ярославльдән “Локомотив” белән көч сынашачак. Уңышлар теләп калыйк!

 

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас