Барлык яңалыклар
Спорт
25 гыйнвар 2025, 16:13

Уфада студентлар баскетболы ассоциациясе йолдызлары матчы узды

24 гыйнварда Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика башкаласына килгән Олимпия чемпионнары белән бергә яңа Көрәш сарае мәйданчыгында студентлар баскетболы ассоциациясе Йолдызлары матчында булды.

Уфада студентлар баскетболы ассоциациясе йолдызлары матчы узды
Уфада студентлар баскетболы ассоциациясе йолдызлары матчы узды

Уеннар «Восток» һәм «Запад» ир-атлар һәм хатын-кызлар җыелма командалары арасында узды. Ярышларда катнашучыларны аларның 2024/2025 сезондагы чыгышлары нәтиҗәләре буенча, шулай ук җанатарларның тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә сайладылар. Финал составларын капитаннар билгеләде.

Ярышлар «Восток» җыелма командасының ир – атлар коллективлары арасында 113-107 исәбе һәм хатын-кызлар арасында 97-96 исәбе белән җиңү белән тәмамланды.

Журналистлар белән әңгәмәдә төбәк җитәкчесе көрәш сарае бу көнне 3,5 меңнән артык баскетбол сөючене җыйды, дип билгеләп үтте.

– Без бу объектны спорттан алып мәдәни һәм хәтта сәяси чараларга кадәр төрле чаралар үткәрерлек итеп төзедек, — дип ассызыклады Радий Фәрит улы. – Олимпия чемпионнары килү, алар арасында-баскетбол легендасы Иван Едешко, һичшиксез, студентлар баскетболының абруен күтәрә. Без бу спорт төрен үстерәчәкбез һәм иң югары дәрәҗәдәге турнирлар уздыруга омтылачакбыз.

 

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: БР Башлыгы порталы.

Уфада студентлар баскетболы ассоциациясе йолдызлары матчы узды
Уфада студентлар баскетболы ассоциациясе йолдызлары матчы узды
Автор: Рауф Идрисов
Читайте нас