Быел Универсиада кысаларында 33 спорт төре колачланачак, бу 2023 ел белән чагыштырганда 5кә күбрәк. Традиция буенча Универсиадада Башкортостан Республикасының 12 югары уку йорты катнашачак.
- Мондый дәрәҗәдәге ярышлар студентлар спортының популярлыгы артуын күрсәтә. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, республикада студентлар спортына зур игътибар бирелә – 2022 елдан Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров Указы белән республикада ел саен җәйге һәм кышкы спорт төрләре буенча Универсиада уздыру расланды. Универсиаданы республикада уздыру студентлар спортын, җәйге һәм кышкы спорт дисциплиналарын үстерүгә яңа этәргеч бирер, спорт осталыгын арттырыр һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны активлаштырыр, шулай ук иң көчле спортчыларны ачыкларга һәм аларны бөтенроссия һәм халыкара ярышларда катнашу өчен әзерләргә ярдәм итәр дип ышанам, — дип сөйләде Башкортостан Спорт министры вазыйфаларын башкаручы Руслан Хәбибов.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Хөкүмәте порталы.