Барлык яңалыклар
Спорт
19 октябрь , 18:32

Яңа сарай, яңа җиңүләр: Башкортстаннан фехтовкалаучылар алтын яулады

21 һәм 24 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Рапирада фехтовкалау буенча «Салават кылычы» халыкара турнирында Ростислав Хәмдамов һәм Әмир Фәхретдинов беренче урынны алды.

Яңа сарай, яңа җиңүләр: Башкортстаннан фехтовкалаучылар алтын яулады
Яңа сарай, яңа җиңүләр: Башкортстаннан фехтовкалаучылар алтын яулады

Безнең төбәктән тагын ике спортчы Искәндәр Булатов һәм Валерий Корнилов 21 яшькә кадәрге категориядә «бронза»га лаек булдылар. Өченче урын өчен икенче медальне Искәндәр 24 яшькә кадәрге категориядә отты. Исегезгә төшерәбез, ярышлар Уфаның яңа фехтование сараенда «Русия – спорт державасы» Халыкара форумы кысаларында узды. Турнирның баш хөкемдары Марат Хисаметдинов аларның республикада фехтование үсеше өчен зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде. 

Альберт Зарипов фотолары.

 

Яңа сарай, яңа җиңүләр: Башкортстаннан фехтовкалаучылар алтын яулады
Яңа сарай, яңа җиңүләр: Башкортстаннан фехтовкалаучылар алтын яулады
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: