Барлык яңалыклар
Спорт
19 октябрь , 08:53

Башкортстан спортчылары "Безнең заман геройлары" турнирында 10 медаль яулады

Кичә СВО ветераннары турнирында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Ярышлар 17 һәм 18 октябрь көннәрендә Рима Батталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә оештырылды.

Башкортстан спортчылары "Безнең заман геройлары" турнирында 10 медаль яулады
Башкортстан спортчылары "Безнең заман геройлары" турнирында 10 медаль яулады

Тимур Локманов «утырып» спорт классында уктан ату буенча көмеш медаль яулады.

Ядрә белән атуда «SH1» спорт классында беренче һәм икенче урыннарны Максим Корлыханов һәм Рубен Хәсәнов алды.

Өстәл теннисы, «басып» спорт классы дисциплинасында Олег Мөфтахетдинов җиңү яулады. Өченче урынга Алмир Улмаскулов лаек булды. Моннан тыш, ул пауэрлифтинг буенча өченче урынга иреште.

Динар Латыйпов пауэрлифтингта «бронза»га, «ачык»спорт классында лаек булды. Аның шулай ук армрестлингта «алтын» (90 кг кадәр басып – сул кул) һәм армрестлингта «бронза» (90 кг кадәр басып – уң кул).

Ниһаять, Башкортстан командасы волейбол, «утырып» спорт классында җиңүче булды. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды. Беренче урын өчен 100 мең сум, икенче урын өчен 75 мең сум, өченче урын өчен – 50 мең сум. Йомгаклау сүзе белән Русия Паралимпия комитеты президенты, Русиянең атказанган тренеры Павел Рожков чыгыш ясады.

— Без ярышларны Башкортстанда беренче тапкыр гына уздырмыйбыз. Биредә күп кенә бөек спортчылар әзерләнгән. Һәм төбәк беренчеләрдән булып махсус операциядә катнашучыларны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итә башлады. Эмоцияләр, кызулык буенча бу турнир күп кенә халыкара ярышлардан калышмый. Ә үткәрелү дәрәҗәсе белән алардан да өстен. Мин дәүләт башлыклары килгән ярышларны аз беләм. Ил Президенты Владимир Владимирович Путинга безнең егетләргә ярдәм иткәне өчен рәхмәт, диде ул.

Шулай ук Павел Рожков Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка рәхмәт белдерде һәм турнирның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. Исегезгә төшерәбез, «Безнең заман геройлары» СВО ветераннары турниры Уфада «Русия – спорт державасы» форумы кысаларында узды. Ярышларда илнең сигез төбәгеннән йөзгә якын спортчы, СВО ветераннары катнашты.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

 

Башкортстан спортчылары "Безнең заман геройлары" турнирында 10 медаль яулады
Башкортстан спортчылары "Безнең заман геройлары" турнирында 10 медаль яулады
Башкортстан спортчылары "Безнең заман геройлары" турнирында 10 медаль яулады
Башкортстан спортчылары "Безнең заман геройлары" турнирында 10 медаль яулады
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: