Бу көннәрдә Башкортстан Башкаласы Уфада мәртәбәле спорт чарасы – “Русия – спорт державасы” XII Халыкара форумы бара.
“Русия – спорт державасы” Халыкара форумы – илдәге иң зур эшлекле вакыйгаларның берсе. Ул ел саен дәүләт һәм төбәк хакимият органнары вәкилләрен, спортчыларны, бизнес һәм массакүләм мәгълүмат чараларын спорт тармагын үстерүдәге төп мәсьәләләр буенча фикер алышырга һәм киләчәккә ниятләр турында сөйләшү өчен берләштерә. Нәкъ менә әлге форумында эшләнгәннәргә йомгак ясала һәм илдә спортны үстерүнең милли максатларына ирешү буенча яңа бурычлар куела.
Әлеге форумны Башкортстан зур әзерлек белән лаеклы каршы алды. Һәм эстафетаны Самара өлкәсенә тапшырды. Башкортстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Андрей Назаров тантаналы рәвештә Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищевка символик эстафета таягын – 2025 елда “Русия – спорт державасы” форумын үткәрү хокукын тапшырды. Тантана Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко катнашында узды.
– Узган ел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эстафетаны Пермьдә кабул итте. Форумга әзерләнгәндә без чын-чынлап масштаблы эш башкардык. Республика халкы өчен иң заманча спорт объектлары төзелде, һәм аларда яңа чемпионнар барлыкка килер. Илнең төп спорт чарасы символын хөрмәтле күршеләребезгә – Самара өлкәсенә тапшырабыз. Ышанам, бүгенге вакыйга безнең төбәкләр арасындагы дуслыкны ныгытачак, – дип ассызыклады Андрей Назаров.
Дмитрий Чернышенко форумны Уфаның 450 еллыгы елында үткәрүнең символик булуына игътибар итте һәм төбәкнең спортны үстерү өлкәсендәге казанышлары турында сөйләде.
Башкортстан стендын тәкъдип итеп, Башкортстанның спорт министры вазифаларын башкаручы Руслан Хәбибов республика башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән төбәктә “Минем спорт” электрон платформасы кертелү турында сөйләде. Ул тренерларны, спортчыларны, спорт мәктәпләрен һәм федерацияләрне, шулай ук спорт өлкәсендә хакимиятнең рәсми органнарын бердәм санлы киңлеккә берләштерә.