«Милләт кроссы» - Русия территориясендә иң массакүләм спорт чарасы. Анда профессионаллар һәм йөгерүне яратучылар җыела. Йөгерүләр 2004 елдан бирле үткәрелә. Аларның төп максаты — сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны һәм өлкәннәрне физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.
Спорт бәйрәме Аҡъяр авылының «Уңыш» стадионында үтте. Чара 300гә якын спорт сөючеләрне җыйды. Алар — мәктәп укучылары, оешма, предприятие хезмәткәрләре, өлкән яшьтәгеләр, йөгерү спортын үз иткән һәвәскәрләр һәм гаиләләр. Быелгы ярыш программасына мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һәм гаиләләрнең иңдерелүе яңалык булды.
Җиңүчеләрне һәм призерларны грамоталар һәм медальләр белән бүләкләделәр.
Юлай Низаев әзерләде.
Фото: "Хәйбулла хәбәрләре".