-13 °С
Болытлы
Ярышлар программасында ГТО комплексының иң популяр күнегүләре булган. Фестивальдә илнең төрле төбәкләреннән 19 команда катнашкан. Һәрберсе составында — 18 яшьтән 34 яшькә кадәрге дүртәр ир-ат һәм хатын-кыз.
Ике көнлек ярыш нәтиҗәләре буенча 20-24 яшьлек ир-атлар арасында шәхси зачетта беренче урынны Зөлфир яулады. Күп төр ярышлар буенча команда зачетында, шулай ук ГТО комплексы эстафетасында Башкортстан командасы икенче булды.
Бу хакта «Әбҗәлил» сайтында Нәсимә Әксәнова хәбәр итә