Барлык яңалыклар
Спорт
19 март , 09:14

“Салават Юлаев” тренеры үлгән...

Константин Кольцовка 42 яшь кенә иде.

“Салават Юлаев” хоккей клубы.
“Салават Юлаев” хоккей клубы.

2011 елда “Салават Юлаев” составында Гагарин Кубогын яулаган Константин Кольцов 42 яшендә вафат булган. Бу хакта “Салават Юлаев” хоккей клубының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Салават Юлаев” тренеры Константин Кольцовның вафат булуын тирән кайгы белән хәбәр итәбез, – диелә хоккей клубы хәбәрендә. – Ул көчле һәм шат күңелле кеше иде, аны уенчылар, коллегалар, җанатарлар яратты һәм хөрмәт итте. Константин Евгеньевич безнең клуб тарихында мәңгегә калачак. Кольцов “Салават Юлаев“ составында Русия чемпионатында һәм Гагарин Кубогында җиңүләр яулады. Команданың тренерлар штабында зур эшләр башкарды”.

“Салават Юлаев” хоккей клубы Константин Евгеньевич Кольцовның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Исегезгә төшерәбез, Константин Кольцов “Салават Юлаев” ның тренерлар штабына 2022 елның җәендә керде. Тренер карьерасын ул 2017 елда башлый. Ул Минскның “Динамо”сында, “Брест”, “Динамо-Молодечно” хоккей клубларында эшли һәм “Спартак” хоккей командасын өйрәтә.

Милли хоккей лигасында берничә уңышлы сезоннан соң белорус форварды “Салават Юлаев” ка күчкән иде.

Кольцовның үлем сәбәбе хәбәр ителмәгән.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: