+9 °С
Болытлы
Бүген, 29 февральдә, Уфада биатлон буенча Русия кубогының соңгы, бишенче этабы старт алды.
Ярышларда илнең 22 төбәгеннән иң көчле 137 спортчы катнаша. Ярышлар ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында алты төрле узыштан тора.
– Биатлонны Башкортстанда яраталар һәм карыйлар. Барлык спортчыларга да уңышлар, ныкышмалылык һәм ышаныч телим! – диде республиканың спорт министры Руслан Хәбибов.
Башкортстан исеменнән 17 спортчы, шул исәптән республика биатлон мәктәбе йолдызлары Антон Бабиков һәм Эдуард Латыйпов көч сынаша.