

“Исәнмесез, “Өмет” гәзите хезмәткәрләре. Мин – инвалид бала тәрбияләүче ялгыз ана. Моннан берничә ел элек машина алу бәхетенә ирештем һәм улымның статусына ярашлы транспорт салымыннан азат ителә идем. Тик быел көтмәгәндә шәхси кабинетка транспорт салымы турында хәбәр килде. Бу уңайдан аңлатма бирсәгез иде”.
Юлия Г.
Уфа шәһәре.
“Транспорт салымы – төбәк салымы, РФ субъектларының салым турындагы законнары белән гамәлгә кертелә һәм РФнең тиешле субъекты территориясендә түләү мәҗбүри (Русия Салым кодексының 356 маддәсе). Күп балалы гаиләләргә, шулай ук инвалидлык төркеме булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә салым ташламалары “Транспорт салымы турында” БР законы нигезендә бирелә һәм аларның гамәлдә булу вакыты чикләнгән иде – 2024 елның 31 декабренә кадәр. 2025 елның 1 гыйнварыннан ташламалар кулланылмый башлады. Хәзер (2026 елның сентябренә) БР хөкүмәте әлеге законга күп балалы гаиләләр өчен салым ташламаларын билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү мәсьәләсен тикшерә, әлегә төгәл карар юк. Әгәр “Транспорт салымы турында” 27.11.2002 елгы 365-з номерлы БР законына үзгәрешләр кабул ителсә, алар Башкортстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында https://npa.bashkortostan.ru/
бастырылачак”. Хөрмәт белән, Альбина Раянова, БР Гаилә һәм Хезмәт министрлыгы белгече.