Социаль мохит
5 Октября , 08:58

Ана капиталыннан түләүләр ничек билгеләнә?

title

Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында искә төшерүләренчә, 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр ана капиталы акчаларыннан ай саен түләүне рәсмиләштерә алалар.

Пособие күләме бер балага бер төбәк яшәү минимумын тәшкил итә. Түләүгә бер кешегә җан башына уртача кереме ике яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр хокуклы. Бу очракта мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү үткәрелми: ата-аналарның мөлкәте һәм мәшгульлеге бәяләнми, нульле керем кагыйдәсе кулланылмый.

Түләү 12 айга рәсмиләштерелә, бу вакыт үтүгә янә гариза тапшырырга кирәк. Әгәр ата-аналар бала туу белән алты ай үтүгә документлар тапшыра икән, пособиене аның туу моментыннан билгеләячәкләр һәм гаилә узган айлар өчен барлык сумманы берьюлы алачак. Соңрак мөрәҗәгать иткәндә түләүләр гариза тапшыру аеннан алып  биреләчәк.

Пособиене кемгә сертификат алынуына карамастан, гаиләдәге өч яшькә кадәрге теләсә кайсы балага рәсмиләштерергә мөмкин, ә берничә бала булса – аларның һәркайсына. Бердәм пособие алган һәм керемнәрен ике яшәү минимумыннан да түбәнрәк саклаган гаиләләр шулай ук ана капиталыннан түләү сорап мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Гаризаны “Госуслуги” аша, Русия Социаль фонды бүлегендә яки МФЦда тапшырырга мөмкин. 

Чыганак:  bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас