Социаль мохит
26 август , 05:34

Авыр тормыш хәлендә калганнарга бер көн ял бирелә

title

Быел 1 сентябрьдән табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдә зыян күргән гражданнар өчен яңа хезмәт гарантияләре кертүче федераль закон үз көченә керә.

Хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Оксана Ванскова аңлатуынча, гадәттән тыш хәл зонасында яшәп, мөлкәтләрен югалтканнар түләнелә торган өстәмә ял көне, шулай ук  хезмәт хакы сакланмый торган биш календарь көненә кадәр отпуск алырга хокуклы.

Сүз йортлары федераль, төбәкара, төбәк, муниципальара яки муниципаль характердагы гадәттән тыш хәл зонасына эләккән хезмәткәрләр турында бара. Моның өчен Хезмәт кодексына яңа 186.1 маддәсе кертелде һәм “административ” отпусклар бирүне җайга сала торган 128 маддәгә үзгәрешләр кертелде.

Ведомствода ассызыклауларынча, яңа нормалар зыян күрүчеләргә эшләрен югалту хәвефеннән башка гаилә-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү өчен вакыт алырга мөмкинлек бирәчәк. 

Чыганак: bashinform.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас