Социаль мохит
7 Августа , 07:31

Пенсияне кабаттан исәпләтергәме, юкмы?

Бу сорау күпләрне борчый инде...

“Пенсиям мактанырлык түгел, очын –очка ялгап яшим инде. Кемнәрдер пенсияләрен яңадан исәпләтәләр икән дип тә әйтәләр. Әллә миңа да барып караргамы икән дип уйланып йөрим, мәшәкатьләнеп йөрүем генә калыр микән. Арттырсалар ярый да бит...”

Бу сорауга бертөрле генә итеп, кистереп җавап биреп булмый. Чөнки нәтиҗәсе төрлечә булырга мөмкин икән. Адвокат Натали Феофанованың әйткән сүзләре белән танышкач, үзегез хәл итәрсез, кадерле укучылар.
Ә ул болай ди:” Пенсионерлар очраклы рәвештә, исәпләүләрсез һәм анализлар үткәреп тормыйча совет чорындагы исәпкә алынмаган стажны яки югалган белешмәләрне табу өмете белән хезмәт архивларын яңадан тикшерүне сорыйлар.
Ләкин мондый стратегия еш кына кире эффект бирә. Документларны җентекләп тикшергәндә Социаль фонд, иске хаталарны ачыклап, түләүләрнең соңгы күләмен киметергә дә мөмкин. Нәтиҗәдә пенсияне арттыру омтылышы суд процессы белән тәмамлана, анда инде картлар элеккеге (ялгыш бәяләнгән) сумманы кире кайтарырга тырышалар”- дигән адвокат. Шулай булгач, яхшылап уйлагыз: арттырам дип, киметеп куймасыннар.

Читайте нас