

Русия Президенты Владимир Путин ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен ипотека каникуллары турындагы законга кул куйды. Документ хокукый актларның рәсми порталында урнаштырылган.
2026 елның 1 сентябреннән Русия гаиләләре, керем дәрәҗәсенә карамастан, икенче һәм аннан соңгы балаларын тудырганнан яки уллыкка алганнан соң ел ярымга кадәр ипотека каникулларын ала алачак.
Бүгенге көндә гражданнар керемнәр 20 проценттан артыкка кимегән булса һәм аларның 40 проценты кредитка хезмәт күрсәтүгә киткән очракта, алты айга ипотека каникулларына хокуклы.
Чыганак: lenta.ru