Социаль мохит
1 Июля , 05:30

1 июльдән социаль түләүләр арта

Кемнәр өстәмә акчага өмет итә ала?

1 июльдән социаль түләүләр арта1 июльдән социаль түләүләр арта
1 июльдән социаль түләүләр арта

Русиялеләрнең аерым категориясенә 1 июльдән социаль түләүләр күләме арта. Июньдә тормыш статусы үзгәргәннәрнең түләүләре артачак. Бу хакта Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре  буенча комитет әгъзасы Екатерина Стенякинага сылтанып ТАСС хәбәр итә.

Ягъни, I төркем инвалидлык рәсмиләштергән кешеләрнең пенсиягә теркәлгән түләве икеләтә арттырылачак. Шул ук вакытта өстәмә моңа кадәр билгеләнгән булса, ул кабат түләнмәячәк.

Шулай ук өстәмә 18 яшькә кадәрге балалары яки 23 яшькә кадәрге студентлары барлыкка килгән пенсионерларга да каралган. Бу очракта пенсиянең теркәлгән өлеше арттырылачак, ә аның күләме иждивенецлар санына бәйле.

Тармакта гомум хезмәт стажы 30 елдан артып киткән авыл хезмәтчәннәре пенсияләренең теркәлгән өлешенә карата 25% өстәмә өстәмә түләүгә дәгъва итә алалар. Әгәр бу өстәмә билгеләнмәгән булса, Русиянең социаль фондына гариза бирергә кирәк.

Июль башына кадәр 80 яшькә җиткән пенсионерлар өстәмә акчаны автомат рәвештә, гариза бирмичә алачак. Агымдагы елда теркәлгән төп түләү 9 584,69 сум тәшкил итә, 80 яшьтән соң ул икеләтә арта, ә карау өчен өстәмә 1 413,86 сум өстәлә. Шулай итеп, айлык өстәмә 11 мең сум тәшкил итәчәк. Аерым төбәкләрдә сумма җирле коэффициентларны исәпкә алып аерылырга мөмкин.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас