

Заемщикларда ипотека каникуллары алу өчен өстәмә нигез барлыкка киләчәк – икенче бала һәм аннан соңгы балалар туу яки уллыкка алу. Мондый законны бүген Дәүләт Думасы кабул итте.
Бу категория гражданнар өчен ипотека каникулларының максималь дәвамлылыгы 1,5 елга җитәргә мөмкин, башка нигезләр буенча булган кебек 6 ай түгел.
Каникуллар вакытында неустойка (штрафлар, пенялар) исәпләнми, кредитор залог предметын түләтергә яисә поручительгә мөрәҗәгать итәргә хокуклы түгел. Шул ук вакытта 7нче айдан 18 нче айга кадәр кредит килешүе буенча түләү күләме артырга мөмкин.
Бу үзгәреш кешеләргә вакытлыча финанс кыенлыклары туганда ярдәм итәргә, шулай ук кредиторларның финанс тотрыклылыгы өчен хәвефләрне киметергә тиеш.
Закон 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк. Ул шул исәптән бу датага кадәр төзелгән ипотека килешүләре өчен дә гамәлдә булачак.
Вячеслав Володин сүзләренчә, хәзерге вакытта илебездә 24,5 млн гаилә яши, аларда 30 млн бала тәрбияләнә. 45% проценттан артыграк гаиләләрдә ике бала һәм аннан күбрәк бала тәрбияләнә.
"Кабул ителгән закон балалы гаиләләргә ипотека түләүдә кыенлыклар килеп чыккан очракта ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шунысы мөһим, ул яңа нормалар үз көченә кергән көнгә кадәр төзелгән килешүләргә дә кагылачак, – дип билгеләде Вячеслав Володин. – Безнең бурыч – илдә балалы гаиләләр мөмкин кадәр күбрәк булсын өчен шартлар тудыру”.
Чыганак: bashinform.ru