Социаль мохит
1 Июня , 04:40

Йөкле хатын-кызлар өчен яңа ярдәм чарасы кертергә телиләр

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Колунов йөклелек чорында хатын-кызлар өчен шәһәр пассажир транспортының барлык төрләрендә бушлай йөрү кертергә тәкъдим итте.

"Йөклелек чорында хатын-кызлар өчен шәһәр пассажир транспортының барлык төрләрендә бушлай йөрүне кертү мөмкинлеген эшләү мөһим дип саныйм. Бу безнең гражданнарыбызның ихтыяҗы, аны очрашуларда һәм кабул итүләрдә берничә тапкыр ишеттем. Тема бик мөһим, һәм якын арада мин Русия транспорт министрына тиешле тәкъдим белән мөрәҗәгать итәчәкмен", – диде Колунов.

Парламентарий билгеләп үтүенчә, мондый ташламаны йөклелек буенча исәпкә кую турындагы документ нигезендә бирү дөрес булыр иде. Аның сүзләренчә, бу әлеге мәсьәләне контрольдә тотуны максималь гади итәчәк.

"Йөклелек буенча исәптән төшерү бүген автомат рәвештә бара, димәк, ташламаны да бу процесска бәйләп була – ул исәптән төшерү белән бер үк вакытта туктатылачак", – дип өстәде ул.

Колунов ассызыклавынча, әлеге тәкъдимне тормышка ашыру яшь һәм күп балалы гаиләләргә финанс йөкләмәсен киметәчәк, шулай ук демографиягә һәм илдә туучылар санын арттыруга ярдәм итәчәк чара булачак.

Чыганак: ria.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас