Социаль мохит
29 Мая , 04:43

1 июньнән бу пенсионерларның акчалары арта

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

1 июньнән артачак май аенда 80 яше тулган русиялеләрнең пенсияләре артачак. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб  хәбәр итте.

"Пенсияләрдә безнең шундый артулар гына булачак. Һәрвакыттагыча, узган айда 80 яшькә җиткән страховка пенсияләрен алучылар өчен страховка пенсиясенең теркәлгән түләүләре ай саен икеләтә арта. Ягъни май аенда 80 яшь тулган пенсионерларга пенсиягә билгеләнгән түләү икеләтә артачак", – дип искә төшерде Бессараб.

Моңа кадәр ир-атларның уртача пенсиясе хатын-кызларныкына караганда югарырак булуы ачыкланган. Аерма 149 сум тәшкил иткән. Русия Социаль фонды мәгълүматлары буенча, ир-атларның күрсәткече ел башыннан аена 25 353 сумга җиткән, ә хатын-кызларның – 25 204 сум.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас