

Ник дигәндә, күпме авырлыклар: ачлык-ялангачлык, сугыш михнәтләре күреп тә, 90 яшьлек түгәрәк даталарын билгеләп үтүче ак бабай, ак әбиләребез бар. Шундый мөхтәрәм яшькә җиткән райондашларыбызның берсе –Чакмагыш авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Вәсилә Мәсгуть кызы Хәмәдиева.
Вәсилә апа – гомер буе туган авылында гомер кичергән, эшләгән, бүгенге көндә районыбызның хөрмәтле кешесе. Аның тормыш юлы – эшкә бирелгәнлек һәм югары һөнәри осталык үрнәге. Вәсилә апа 40 елдан артык хезмәт эшчәнлеген банк һәм иминият өлкәләренә багышлаган. Озак еллар дәүләт иминияте оешмасы җитәкчесе урынбасары булып намуслы хезмәт сала, үзен ихтыяҗлы һәм талантлы оештыручы буларак күрсәтә. Аның җитәкчелегендә оешма республикада һәрвакыт алдынгылар рәтендә була, моның өчен ул берничә тапкыр Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. “Һөнәрле кеше – хөрмәтле кеше”, – ди бит татар халык мәкале. Вәсилә апа – ихтирамга лаек кеше.
Ул әле ачык зиһене, шөкер итәрлек сәламәтлеге булганда бүгенге көндә исән-сау балаларының, онык-туруннарының игелекләрен күреп, тыныч тормышта матур гомер кичерә.
Вәсилә апа кебек кешеләр –районыбызның чын байлыгы. Һөнәри казанышлардан тыш, Вәсилә Мәсгуть кызы гаиләсендә дә бәхет таба, тормыш иптәшенә тугрылыклы хатын, балаларына өзелеп торучы әни була. Тормыш юлдашы Равил Шәрип улы белән алар бергә ныклы, матур гаилә корып, өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Язмыш юлларында бала югалту кайгысын кичерүгә карамастан, Вәсилә апа бүген дә күңел күтәренкелеге белән үзенә тартып тора.
Олуг юбилее белән аны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, район ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев тәбрикләде. Алар Вәсилә Мәсгүть кызына иң изге теләкләрен җиткереп, илебез Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм бүләкләр тапшырды. Ул көнне юбиляр белән аралашу бәхете безгә дә елмайды.
Безне ишек алдында ук чыгып, елмаеп каршы алды ул. Матур итеп ак яулык бәйләгән апаны башта танымадык, аңа “әби” дип әйтергә тел дә әйләнми. Аптырашта калып, “юбиляр” үзе кайда дип сорадык. Каршыбызда Вәсилә апа үзе басып тора икән.
“Ике атна дәваханәдә булып кайттым әле. Кунаклар килә дигәч, озак дәваланып ятып булмый”, – диде ачык йөзле, мәрхәмәтле Вәсилә апа.
Үзенең тормыш юлы, сагышлары, серләре белән уртаклашты ул безнең белән. “Озак яшәү сере нидә? дигән соравыма: “Оптимист булып яшәргә, кешеләргә үпкә сакламаска, чирләгән очракта чирне җиңәм, дип яшәргә кирәк”, – диде.
Акыллы, сабыр, тыйнак, хезмәт сөючән икәнлеге күренеп тора Вәсилә апаның. Иң авыр заманнарда да алар көчле рухлы, ныклы булып кала белгәннәр бит.
Вәсилә апага туганнарының, якыннарының игелекләрен күреп, тормышларына, уңышларына сөенеп иминлектә гомер кичерергә язсын!
Автор фотолары