Барлык яңалыклар
Социаль мохит
2 апрель , 13:00

Хезмәт хаклары арткан

Сез моны сиздегезме?

Әлфия Шакирҗанова.
Фото: Әлфия Шакирҗанова.

2026 елның гыйнварында Башкортстанда уртача номиналь хезмәт хакы 74,3 мең сум тәшкил иткән.

Росстат мәгълүматы буенча, әлеге күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10,9 процентка арткан.

Идел буе федеарль округында иң югары хезмәт хакы – Татарстанда (92,4 мең сум). Аннан соң Пермь крае (83,1 мең) һәм Удмуртия (82,3 мең) килә. Башкортстан – 7нче урында. Идел буе федераль округында уртача түбән хезмәт хакы Чувашиядә (66,5 мең) теркәлгән. Мордовиядә (69,3 мең) һәм Саратов өлкәсендә (69,9 мең сум) чак кына күбрәк.

Ил буенча уртача номиналь хезмәт хакы елына 15,1 процентка арткан һәм 103,6 мең сумга җиткән.

Сезнең дә хезмәт хаклары арттымы? Артканы сизелдеме?

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас