Хөкүмәт өчен гаилә ипотекасын балалар санына бәйләү мөһим, дип хәбәр итте Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб.
"Президент Владимир Путин кушуы буенча хөкүмәтнең социаль блогы бу мөмкинлекне карый. Безнең өчен ипотека кредитын шулай тәэмин мөһим: шартлы рәвештә әйткәндә, балалар саны никадәр күбрәк булса, ипотека буенча процент шулкадәр азрак бирелер иде”, — ди Бессараб.
Депутат шулай ук, мәсәлән, дүртенче баладан башлап, ипотека буенча процент ноль булуы мөһим, дип белдерде.
Чыганак: lenta.ru