Хезмәт ветераны Миңлегөл Шабановага 99 яшь тулды. Район матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Миңлегөл Шәрәфетдин кызы Самара өлкәсенең Чербень авылында туган, дүрт яшендә гаиләсе белән Төрекмәнстанга күченгән. Сугыш елларында физика, математика һәм рус теле укытучысы булып эшләгән. Мәгариф системасына 45 елын багышлаган.
Миңлегөл Шәрәфетдин кызы 5 бала үстергән, 12 онык һәм 14 оныкчыгын тәрбияләүдә булыша.
Фәһимә Рәхмәтулла кызы Габбасова да шушы көннәрдә 98 яшен билгеләп үткән. Ул Благовар районының Кашкалашы авылында туган. Сугыш елларында тылда хезмәт итә һәм фронт өчен киемнәр бәйли. Дүрт сыйныфны тәмамлагач, 1948 елда Уфага күчеп килә һәм гомер буе диярлек сәнәгать комбинатында тегүче булып эшли. Хезмәт ветераны исеменә ия. 3 бала, 6 онык, 5 оныкчыгы бар.
Чыганак: Башинформ