Барлык яңалыклар
Социаль мохит
26 февраль , 00:31

4 миллионнан артык гаилә яңа акчалата бонуслар алачак

Сүз  ел саен бирелә торган гаилә салым түләве турында бара.

"Башинформ" архивыннан.
Фото: "Башинформ" архивыннан.

Дәүләт Думасында еллык хисап белән чыгыш ясаганда, РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин гражданнарга төрле тормыш хәлләрендә ярдәм күрсәтә торган социаль яклау системасын камилләштерү турында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, агымдагы елдан керемнәре 1,5 төбәк яшәү минимумыннан кимрәк булган ике һәм аннан да күбрәк балалы эшләүче ата-аналарга ел саен бирелә торган гаилә түләве системасы гамәлгә керәчәк.

– Без әлеге механизмны эшләтеп җибәрүгә  барын да әзерләдек, якынча исәпләүләргә караганда, аннан 4 миллионнан артык гаилә файдалана алачак. Гаризаларны кабул итү быел июньдә башланачак, – дип хәбәр итте министрлар кабинеты башлыгы.

Быел республикада җан башына яшәү минимумы 16 856 сум тәшкил итә. 1,5 яшәү минимумы – гаилә әгъзасына 25 824 сум. Ата-аналарга түләнгән 13% НДФЛның 7%  кайтарачаклар.

Яңа түләүнең шартлары: балалар  балигълык яшендә булмаска тиеш, вузның  көндезге бүлегендә укыса — 23 яшькә кадәр. Ата-аналарның эше рәсми булырга тиеш (ягъни НДФЛ түләнгән), ә милек мохтаҗлыкның билгеләнгән таләпләреннән артмаска тиеш. Алар бердәм пособие исәпләгәндә кулланылганнары белән бер үк төрле.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас