Барлык яңалыклар
Социаль мохит
17 февраль , 11:08

Бер гасырлык гомер юлын үткән

Уфадан тыл хезмәтчәне Зөһрә Зарипова 99 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бер гасырлык гомер юлын үткән
Бер гасырлык гомер юлын үткән

Гасыр яшьтәшен Уфаның Ленин районы хакимиятендә котладылар. Зөһрә Гата кызы Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт итә.

Аның һөнәри юлы «Башпромкомбинат» та тегү эше һәм агрегат заводында эшләве белән бәйле була.

Тормыш юлларында аңа күп кенә сынауларны җиңәргә туры килгән, әмма шул ук вакытта ул рухи көчен һәм үзенә хас булган  тормышка сөюен югалтмаган.

Бүген юбилярның  3 баласы, 4 оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Зөһрә Гатаевнага 100 яшен дә тутырырга насыйп булсын!

Чыганак: Башинформ 

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас