Барлык яңалыклар
Социаль мохит
3 февраль , 15:48

Анна Грудинина 100 еллык юбилеен билгеләде

Башкортстанның Мәләвез районында  яшәүче Анна Грудинина 100 еллык юбилеен билгеләде

Анна Грудинина 100 еллык юбилеен билгеләде
Анна Грудинина 100 еллык юбилеен билгеләде

Мәләвез районыннан Анна Грудининага 100 яшь тулды – ул бер гасыр гомер үткән. Бу көнне аның янына район башлыгы Зәбир Габдуллин килде. Гасыр яшьтәшенә  Русия Президенты һәм Башкортстан башлыгы исеменнән котлау хатлары тапшырылды.

Анна Васильевна әлегә кадәр бакчада яшелчә үстерә, тавыклар асрый, мәчесе турында кайгырта һәм барлык күршеләренең исемнәрен яттан белә. Ул Воскресенск авылында туган, гомеренең күп өлешен Мәләвездә үткәргән, мәктәптә, элеваторда һәм ашлык амбарында эшләгән. Ире белән өч бала үстергәннәр.

Чыганак: Баш Бум телеграм каналы

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас