БР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы линиясе буенча социаль ярдәм чаралары 2026 елда да гамәлдә булачак. Ведомство киләчәктә дә күп балалы гаиләләргә торак шартларын яхшыртуда ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – БР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская сөйләде.
- Безнең һичшиксез өстенлегебез – социаль җаваплылык һәм мохтаҗларга ярдәм итү. Безнең ведомство республикада тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән эзлекле эшне дәвам итәчәк, – дип ассызыклады ул.
Төбәктәге күп балалы гаиләләргә җир участогы яисә торак шартларын яхшырту өчен бер мәртәбә бирелә торган акчалата түләү ведомствоның төп юнәлешләреннән берсе булып тора. Бу чарадан гаилә җир участогы алмаса файдаланырга мөмкин. Түләү күләме 250 мең сум тәшкил итә. Күп балалы гаиләгә мондый ярдәмне алу өчен исәптә тору шарт.
Чыганак: pravitelstvorb.ru