2026 елдан Русиядә ике һәм аннан да күбрәк баланың ата-аналары өчен яңа гаилә түләве барлыкка килде. Аны билгеләү тәртибе турындагы карарга премьер-министр Михаил Мишустин кул куйган, дип хәбәр итте министрлар кабинетының матбугат хезмәте.
18 яшькә яисә 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк баласы булган һәр эшләүче ата-ана, әгәр алар көндезге бүлектә белем алсалар, ташламага өмет итә ала. Түләү күләме ата — аналар тарафыннан физик затлар керемнәренә түләнгән салымга бәйле – ул 6 процентка киметелгән ставка буенча яңадан саналачак, ә аерма кире кайтарылачак. Акча ел нәтиҗәләре буенча бер тапкыр күчереләчәк.
Түләү шарты – гаиләдә җан башына уртача керем төбәктәге яшәү минимумы ярымнан түбәнрәк булырга тиеш.
Бу гаилә түләве хакында 11 декабрь көнне туры эфирда узган “Путин белән ел йомгаклары-2025” барышында Владимир Путин хәбәр иткән иде.
Президент өстәп әйтүенчә, гаилә түләве гамәлдәге ярдәм механизмнарына өстәмә рәвештә кертелә, гаиләләрнең башка түләүләр һәм ташламалар алу хокукы сакланачак.
Чыганак: lenta.ru