2026 елдан күп балалы аналарга пенсия рәсмиләштергәндә барлык балаларны карауны исәпкә алачаклар. Бүгенге көндә бу очракта иң күбе 4 баланы карауны гына исәплиләр, дип хәбәр ителә “Аңлатабыз. Башкортстан” Телеграм-каналында.
Яңа кагыйдәләр пенсияне инде алучы хатын-кызларга да кагыла. Шуңа күрә биш һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы аналар пенсияләрен яңадан исәпләү өчен гариза бирергә хокуклы. Моны шәхсән дә, РФ Социаль фондының Башкортстан буенча бүлекчәсенең теләсә кайсы клиент хезмәтендә яки онлайн — “Госуслуги” аша эшләргә мөмкин.
Социаль фондка мөрәҗәгать иткәндә үзең белән бала туу турында таныклык алырга кирәк.
Арттырылган пенсияне гариза 2025 елның декабрендә бирелгән очракта 2026 елның гыйнварыннан түли башлаячаклар.
Һәр баланы кимендә 1,5 ел караган очракта ана кеше беренче бала өчен — 2,7 пенсия коэффициенты; икенчесе өчен — 5,4; өченчесе һәм аннан соңгы бала өчен – 8,1 пенсия коэффициенты алачак.
Консультация һәм кабул итүгә язылу өчен бердәм контакт-үзәк номеры: 8-800-100-00-01 (шалтырату бушлай).
Чыганак: bashinform.ru