24 декабрьдә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, аның урынбасарлары, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Соколов, муниципаль район Советы рәисе Ләйсән Раул кызы Мостафина, районыбызның оешма-предприятие, учреждениеләре җитәкчеләре кечкенә райондашларыбызның иң изге теләкләрен тормышка ашырды.
“Теләкләр чыршысы” акциясе – искиткеч матур традициягә әйләнде. Быел да күп кенә кечкенә райондашларыбыз игелекле тылсымчыга әйләнде: бик күп балалар үзләре теләгән бүләкләрне алу шатлыгына ирештеләр.
Автор фотолары.