Комплекслы стратегик тикшеренүләр институты аналитигы Елена Киселева “Прайм” агентлыгы белән әңгәмәдә русиялеләргә 2026 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрне индексацияләү турында искә төшерде.
Ул билгеләп үтүенчә, эшләмәүче пенсионерларның картлык буенча страховка пенсиясе якынча ике мең сумга артачак. Түләүләрнең гомум күләме 27,7 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
"Эшләүче пенсионерларның өстәмәсе якынча 1,6 мең сум тәшкил итәчәк, ә пенсия 23,8 мең сумга кадәр җитәчәк", – дип сөйләде эксперт.
Киселева 1 апрельдән 6,8 процентка стажы аз булу яки пенсия баллары җитмәү сәбәпле страховка акчаларын алмаучылар өчен социаль пенсияләр индексацияләнәчәк, дип өстәде. Уртача түләүләр 16,6 мең сумга җитәчәк.
Чыганак: lenta.ru