Барлык яңалыклар
Социаль мохит
18 декабрь 2025, 01:52

Күп балалы гаиләләр 2026 елда җир участогы урынына акча алырга мөмкин

Моның өчен нишләргә?

Башкортстанда күп балалы гаиләләр һәм инвалид балалар тәрбияләүче гражданнар 2026 елда җир кишәрлекләре өчен акчалата компенсация алырга мөмкин. Тиешле карарны республика премьер-министры Андрей Назаров 12 декабрьдә имзалады.

Карарда күрсәтелүенчә, 2026 елда бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне алу хокукына 2025 елның 31 декабренә кадәр исәпкә куелган гражданнар ия.

Исегезгә төшерәбез, шәхси төзелеш өчен җир кишәрлеге яисә акчалата компенсация өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган, инвалид балалары булган, шул исәптән уллыкка алынган, җир кишәрлеген бер тапкыр һәм түләүсез бирү максатларында исәптә торучы гаиләләргә каралган.

Моның өчен гражданнарга муниципалитет хакимиятенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Уфадан гаиләләр шулай ук БР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына гариза белән мөрәҗәгать итә алалар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас