Барлык яңалыклар
Социаль мохит
17 декабрь 2025, 12:02

Күп балалы әниләргә пенсияләрне яңадан саныйлар

"Перерасчет" ясауның бер шарты бар. 

Бу биш һәм аннан да күбрәк баласы булган пенсиядәге барлык аналарга кагыла.

Башкортстанның Социаль фонды бүлеге мәгълүматлары буенча, республикада 23 527 хатын-кызның пенсияләрен яңадан исәпләү хокукы бар. Аларның барысына да түләүләрне арттыру мөмкинлеге турында мәгълүмат бирелгән. Пенсия алучы күп балалы аналарның күбесе Баймак районында — 977, Әбҗәлил районында — 728, шулай ук Стәрлетамак районында һәм Стәрлетамак шәһәрендә  (676)  яши.

— Бүгенге көнгә 15 меңгә якын гариза кабул ителгән һәм карала. Күпчелек очракта гаризалар дистанцион рәвештә кабул ителә, әниләргә Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә туры килмәде. Декабрьдә яңадан санау сорап мөрәҗәгать иткәндә, күп балалы әниләр югары пенсияләрне гыйнвардан ук ала башлаячак, — дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Шунысын да өстәп әйтик, гамәлдәге законнар буенча әнинең стажына дүрт бала карау исәпкә алына. Яңа тәртип буенча киләсе елдан пенсия рәсмиләштергәндә гаиләдә бишенче, алтынчы һәм аннан соңгы балаларны карау чорларын исәпкә ала башлаячаклар. Шулай ук пенсия коэффициентлары да исәпкә алына, ягъни баланы кимендә ел ярым караган вакытта әни түбәндәгеләрне ала: беренче бала өчен — 2,7 коэффициент, икенче бала өчен — 5,4 коэффициент, өченче һәм аннан соңгы балалар өчен 8,1 коэффициент.

Яңа кагыйдәләр 2026 елдан башлап пенсиягә чыгу очракларына гына түгел, ә гамәлдәге билгеләнешләргә дә кагыла. Димәк, пенсиядәге, биш һәм аннан да күбрәк баласы булган барлык аналарга, әгәр бу түләүләрнең артуына китерсә, яңадан исәпләү башкарылачак.

Чыганак: bashinform.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас