Русиядә махсус хәрби операция (СВО) зонасында булу чорын ирекле катнашучыларның пенсия стажына кертү турындагы закон проектын хупладылар. Төзәтмәләрне беренче укылышта Дәүләт Думасы кичә, 3 декабрьдә кабул итте, дип хәбәр итте ТАСС.
"СВО барышында доброволецлар, үз гомерләрен хәвеф астына куеп, РФ Кораллы Көчләре подразделениеләренең хәрбиләре белән иңгә-иң куеп илнең һәм аның гражданнарының хәвефсезлеген тәэмин итәләр. Шуңа күрә ирекле формированиеләрдә булу вакытын выслуга елларына исәпләү дөрес”, – дип аңлатты парламентның түбәнге палатасы рәисе Вячеслав Володин.
Аңлатма язуыннан күренүенчә, Эчке эшләр министрлыгы, Җәзаларны үтәү федераль хезмәте, Росгвардия, Суд приставлары федераль хезмәте эшчәннәренә пенсия билгеләгәндә СВО зонасында булу вакытларын стажга кертәчәкләр. Пенсиягә хокукны алар, ирекле формированиедә хезмәт итүне исәпкә алып, 20 һәм аннан да күбрәк ел эшләгәндә ала алачак. Закон кабул ителгән очракта, ул 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.
Чыганак: lenta.ru