Яшь волонтерның җиңүе турында республиканың яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров сөйләде. «Без бергә» гражданлык катнашу форумы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Русия Президенты Владимир Путин катнашты. Дәүләт башлыгы премия номинантларына рәхмәт белдерде, шулай ук СВО шартларында хәрбиләрнең волонтерлык һәм иҗтимагый эшчәнлегендә катнашу мөһимлеген билгеләп үтте. Семен Борденюк «Мин булдырдым, син дә булдыра аласың!” проекты өчен абруйлы премия алды. Форум 330дан артык катнашучыны берләштерде.
Мәктәп укучылары-волонтерлар ярдәме белән сәламәтлекләре чикле булган 130га якын бала ярдәм алды һәм үзләрен кайгыртырга өйрәнде. Проектның волонтер-остазлары 126 дәрес, 7 мастер-класс, 3 кулинария марафоны үткәрделәр һәм «ачышлар атнасы» лагерен оештырдылар, алар шулай ук балаларга 35 база көнкүреш күнекмәсен үзләштерергә булыштылар.
Чыганак: Башинформ