Уфада ятим студентлар өчен шәһәр хакимияте башлыгы стипендиясенең күләме артты. Мэриядә узган оператив киңәшмәдә опека һәм попечительлек идарәсе начальнигы Илнара Сатаева хәбәр итүенчә, быел исемле стипендияне 9 кеше алачак.
"Ятимнәргә һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга ярдәм итү чараларының берсе – шәһәр хакимияте башлыгы стипендиясе. 2014 елдан 2025 елга кадәр аны 54 студент алган. Быелгы уку елында стипендияләр күләме артты һәм эшче белгечлекләрен сайлаган студентлар өчен ул — 2000 сум, көллият студентлары өчен — 2500 сум, югары уку йортлары студентлары өчен 3000 сум тәшкил итә”, — дип сөйләде Илнара Сатаева.
Сатаева сүзләренчә, 18 яшькәчә барлык ятим студентлар интертаннан соңгы озатуга алынган. Месссенджерларда аралашыр өчен төркемнәр булдырылган, анда ятимнәр кушылган. Шулай ук “Путеводитель выпускника” сайты бар, анда катнашучылар сораулар бирә, үзләренең хокуклары һәм файдалы киңәшләр белән таныша алалар.
Чыганак: bashinform.ru