Барлык яңалыклар
Социаль мохит
23 октябрь 2025, 13:52

Хезмәт хаклары артачак, ди...

Болай булгач, байыйбыз, җәмәгать... 

Әлфия Шакирҗанова.
Фото: Әлфия Шакирҗанова.

2026 елның 1 гыйнварыннан илдә хезмәт хакының минималь күләме 27 093 сум булачак.

Дәүләт Думасы депутатлары “Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында”гы Федераль законга үзгәрешләрне беренче укуда кабул иттеләр.

Шул рәвешле, киләсе елда минималь хезмәт хакы 20 проценттан да күбрәккә артачак дип көтелә.

Башкортстанда яшәүчеләр өчен бу сан югарырак булачак: Урал коэффициентын исәпкә алып, республикада яңа елдан минималь хезмәт хакы 31 156,95 сумга җитәчәк, дигән иде хезмәт министры Ленара Иванова.

Бүген республикада хезмәт хакының минималь күләме, район коэффициентын исәпләп (15%), 25806 сум тәшкил итә.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас