Социаль мохит
18 июль 2025, 17:28

Байыйсыз, җәмәгать

Эшләүче пенсионерларның акчасы арта.

Әлфия Шакирҗанова фотосы.Әлфия Шакирҗанова фотосы.
Әлфия Шакирҗанова фотосы.

1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсиясе автомат рәвештә артачак.

Пенсия арту өстәмә пенсия балларын (индивидуаль пенсия коэффициентын) исәпкә алуга бәйле. Бу баллар эш бирүченең 2024 ел дәвамында хезмәткәре өчен күчергән иминият взносларыннан чыгып исәпләнелә. Хезмәт эшчәнлеген дәвам итүче пенсионер өч пенсия коэффициентыннан артмаган күләмдә генә өстәмә алырга мөмкин.

Бер индивидуаль пенсия коэффициенты күләме иминият пенсиясен билгеләүгә нигез итеп алынган күрсәткечләргә бәйле. Узган елда аның бәясе 133,05 сум тәшкил иткән. Димәк, максималь өстәмә күләме 399,15 сумга җитәргә мөмкин. Пенсия автомат рәвештә яңадан исәпләнәчәк. Моның өчен гариза тапшырырга кирәкми.

Алган акчаларыгызның игелеген күрегез. Әле җиләк-җимеш чоры, берәр кило карлыган яки кура җиләге алсагыз гына инде...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас