Социаль мохит
17 июль 2025, 10:10

Һәр бала үз ризыгы белән туа

Башкортстанда күп балалы гаиләләр күпме?

https://vk.comhttps://vk.com
https://vk.com

Башкортстанда быел 7 мең гаилә күп балалы гаилә таныклыгы алган.

Шулай итеп, республикада барлыгы 69 344 гаилә мондый таныклыкка ия.

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова әйтүенчә, күп балалы гаиләләр өчен ташламалар карала. Мәсәлән, баланы көллияттә укыту бәясенең бер өлешен компенсацияләү (уку елына 30 мең сумга кадәр), мәктәп укучыларының шәһәр транспортында түләүсез йөрүе, коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә ташлама, республикада гына түгел, аннан читтә дә музейларга, күргәзмәләргә бушлай керү, партнер-оешмаларда товарларга һәм хезмәтләргә ташламалар һәм башкалар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас